Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында юл һәлакәтендә кеше һәлак булган

Габдрахман янында юл- транспорт һәлакәте булган, анда җиңел машина йөртүче һәлак булган.

1 октябрьдә 17.40 сәгатьтә Казан-Оренбург юлында 1971 елгы LADA Калина машинасын йөртүче, Оренбург шәһәре ягыннан хәрәкәт иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.

Сулга борылганда машина йөртүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, руль белән идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм MAN NGS йөк машинасы белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә машина йөртүче һәлакәт урынында вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса