Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул кайтты! Данис Зарипов кабат "яшел барслар" формасында

Данис Зарипов допинг җәнҗалын җиңеп чыгып, кабат “Ак Барс” белән килешү төзегәннән соң, җанатарларны “Кайчан Данисны бозда күрербез?” дигән сорау борчый иде. Ниһаять, кичә “Локомотив” белән очрашуда күпләрне сөендереп, Зарипов “Татнефть-Арена” бозына чыкты.

Дмитрий Квартальнов җитәкләгән теләсә кайсы команда көндәшенең яшенә дә, титулына да карамый, КХЛда соңгы уенын узган язда уйнаган Данис Зариповны нәкъ менә “Локомотив” кебек команда белән очрашуда ук күрергә кайберәүләр әзер булмагандыр әле. Әмма “Ак Барс”ның өлкән тренеры Зиннәтулла Билалетдинов аны кичәге уенда төп составка куйды.
Әлеге уенны “Легенданың кайтуы” дип атап була. Өч ел ярымнан соң Данис кабат Казан бозында, "яшел барслар" формасында. “Ак Барс” җиңүгә ирешә алмаса да, Зариповның көндәшләрнең уенын “укый белү” осталыгын күрергә насыйп булды җанатарларга - осталыкны Лозанна мәхкәмәләре дә бетерә алмый шул.
Хоккейчы үзенең Казандагы беренче уеныннан канәгать түгел. “Дөрес нәтиҗәләр ясап, команда уңышка ирешсен өчен киләсе уеннарда шул юнәлештә эшләргә кирәк”, дигән Зарипов. Җанатарларның игътибары басым ясамавын, киресенчә, уңай тәэсир итүен, шулай ук аларга рәхмәтле булуы да яшермәгән Данис. 


Фото: championat.com

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса