Әлмәттә җәмәгать киңлекләре төзекләндерелә
Җәмгыять

Әлмәттә җәмәгать киңлекләре төзекләндерелә

Инвесторлар катнашында ел саен Әлмәттә җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләре алып барыла Аларның берсе - шарлавыклы буалар.

Ул әлмәтлеләрнең күпләп йөри торган урыннарының берсе. Башка ял итү урыннарына ул охшамаган. Елга буенда җәяүлеләр зонасы - ял итү, йөрү, велоспорт яки скандинавия йөреше өчен дә яхшы урын.

Объектта уңайлы булсын өчен быел «Нефтьче» Мәдәният сараеннан алып Белоглазов урамына кадәрге участокта яктырткычлар реконструкцияләнде.
⠀
Алар тиешле нормалар буенча башкарылган, Яктырткычлар хәзер светодиодлы, бу исә яктыртуның югары дәрәҗәсен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Әлеге эшләр «Татнефть» компаниясе ярдәме белән башкарылган.