Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нинди очракта эшсез саналган кеше ЦЗНда исәптән төшерелергә тиеш?

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге исәптә торучы эшсез гражданнарга эшсезлек буенча пособие түләүне тәмамлау факты эшсез сыйфатында исәптән төшерү өчен нигез булып тормый дип хәбәр итә.

Исәптән төшерү төрле сәбәпләр аркасында башкарылырга мөмкин:

  • Хезмәт күрсәтүдән шәхси баш тарту. Бу очракта ЦЗН директоры исеменә хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында гариза язарга һәм ЦЗНГА (Әлмәт шәһәре, Герцен ур., 86А йорт) бирергә кирәк.
  • Эшкә урнашу. Граждан ЦЗНга эшкә урнашу факты турында хәбәр итәргә, эшкә кабул итү турында боерык копиясен (боерыктан өземтә, хезмәт килешүе яки эшкә урнашуны раслаучы башка документ) җибәрергә тиеш. 
  • Башка сәбәпләр: (эшсезнең башка җиргә күчүе; эшсезлек буенча пособие алучы затны төзәтү эшләренә хөкем итү, шулай ук иректән мәхрүм итү; пенсия билгеләү; эшсезнең үлеме; көндезге уку формасына керү; шәхси эшмәкәр ачу, үзмәшгульлек). Гражданин ЦЗНГА әлеге фактны раслаучы документ бирергә тиеш.

Эшкә урнашуны яшерү факты җинаять эше булып тора һәм алдау юлы белән эшсезлек буенча пособие алу буларак квалификацияләнә (Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса