Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР МЧС башлыгы Казанның күпбалалы гаилә фатирында янгын турында хәбәр итүче датчик урнаштырды 

ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Казанда күпбалалы гаилә фатирында янгын турында хәбәр итүче датчик урнаштырды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия ГТХМ баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид балалары булган гаиләләргә датчиклар урнаштыруның яңа этабы башланды. 

Бүген ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Слеповлар гаиләсендә булды һәм һәр бүлмәдә янгын хәбәрчесе урнаштырды. Рәфис Хәбибуллин гаиләгә датчик урнаштыру тәкъдимен хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм күпләрнең аларга карата ышанычсыз карашлары һәм гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүләре турында билгеләп үтте. 

«Безгә Президент программасын тормышка ашыру өчен яхшы финанслау бүлеп бирелде, прибор үзе һәм җайланма бушлай бирелә. Датчикны куллану авыр түгел. Батарея заряды бер елга, әле күбрәккә дә җитә. Хуҗаларга извещатель артыннан карап торырга һәм туклану блокларын вакытында алыштырырга гына кала. Шуңа күрә миңа бу эшкә тотынырга туры килде, без аны һичшиксез дәвам итәчәкбез», — дип ышандырды Рәфис Хәбибуллин. 

Визит ахырында республика МЧС башлыгы гаилә башлыкларына гадәттән тыш хәлләр министрлыгы символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр, ә балаларга йомшак уенчыклар тапшырды. 

Слеповлар Президент программасының яңа этабында янгын хәбәрчеләре алган беренче гаиләләрнең берсе булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый приборларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2016 елдан башлап урнаштыра башладылар. Быел якынча 85 мең АПИ урнаштыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: мчс