Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиздән Әлмәттә яңа сәламәтлек саклау учреждениеләре барлыкка киләчәк

⠀ Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов төзелеш барышы белән танышты.

Рейдны башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Денис Косарев үткәрде. Аның барышында төзелеп килүче ике объект каралды.

Иң элек алар балалар хастаханәсенең хирургия бүлегендә булдылар. Яңа бинаның беренче катында азык-төлек блогы һәм көндезге стационарның бер өлеше, икенчесендә 20 кешегә исәпләнгән палаталар булачак. Өченче катта операция бүлмәләре урнашачак.

Балалар хирургиясе бүлегендә эшләрне 1 июньгә тәмамларга планлаштыралар.

Рейд барышында тикшерелгән икенче объект - онкология диспансерының радиология үзәге. Аны апрель урталарында куллануга тапшырырга исәплиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса