Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Какохо Конституциягә төзәтмәләр турында: Бу җәмгыять белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсе

Дәүләт граждан җәмгыяте институтларына ярдәм итәчәк һәм аларның үз сәясәтен формалаштыруда катнашуын тәэмин итәчәк.

Россия Конституциясенә гражданлык җәмгыяте институтларының сәясәтне формалаштыруда катнашуы турындагы төзәтмә җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым булып тора. "Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо шул фикердә.

"Минем карашка, коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең сыйфатлырак дәрәҗәсенә күчәргә кирәк. Кешеләрне теге яки бу мәнфәгатьләре һәм социаль проблемалары буенча берләштерүче коммерциячел булмаган оешмалар гамәлдәге законнарга үзгәрешләрен тәкъдим итә алсыннар иде", - дип билгеләп үтте җәмәгатьче.

Күп кенә демократик илләрдә көчле профсоюзлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар бар, алар үзгәрешләр таләп итеп, үз идеяләрен тәкъдим итә ала, дип өстәде ул. Хәзер исә Россиядә дә мондый мөмкинле закон нигезендә беркетеләчәк.

Фото:архив/Рамиль Гали

Чыганак

 

Ещё

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса