Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татьяна Ларионова: “Илнең дәүләт сәясәтендә гаилә һәм балалар өстенлеге – иң дөрес карар”

Россия Федерациясе Конституциясендә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балачак мәсьәләләрен беркетү гаиләләр таркалу очраклары арту һәм туучылар саны кимү белән көрәштә мөһим адым булып тора.

Әлеге фикер белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова уртаклашты.

“Бүген гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балачак мәсьәләләре законлы нигездә беркетелә, минем карашка, бу чынлап та бик мөһим. Безнең илебезнең дәүләт сәясәтендә гаилә һәм балалар өстенлеге – иң дөрес карар”, - диде Татьяна Ларионова.

Ул шулай ук илнең төп законы булган Конституциядә яшьләр сәясәтен беркетүнең мөһим булуын да билгеләп узды һәм Татарстанда Россиядә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылганын искәртте.

Фото:архив/Салават Камалетдинов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса