Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда балыкка киткән 60 яшьлек ир-атны эзлиләр

Арча районында Кече Төрнәле авылы тирәсендә Казансу елгасында иртән ир-атның капланган көймәсен тапканнар.

Татарстанда балыкка киткән 60 яшьлек ир-атны эзлиләр, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 60 яшьлек ир-атның балыкка китүе һәм элемтәгә чыкмавы турында хәбәр килгән. Шаһитлар коктаручыларга балыкчы баткан булырга мөмкинлеген хәбәр иткән, чөнки икенче көнне Арча районында Кече Төрнәле авылы тирәсендә Казансу елгасында ир-атның капланган көймәсен тапканнар.

Балыкчыны 4нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре эзләргә килгән. Алар Казансу елгасының 500 кв метрын һәм 2 км яр буен тикшереп чыкканнар, әмма ир-атны тапмаганнар.

Елга ярыннан 25 метр ераклыкта 4-5 метр тирәнлектә ир-атның трикосы табылган.

фото: http://versiya.info

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса