Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов: Казанда төзеләчәк яңа мәчет башкаланың тагын бер архитектур бизәге булачак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында республикадагы мөһим дини һәм тарихи вакыйгаларга тукталды. Ул Казанда Идел буе Болгарының ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгына багышланган яңа мәчет төзелеше башлануын һәм аның башкаланың яңа архитектур үзәгенә әвереләчәген белдерде.

Бүген ТР Дәүләт Советына ясалган Юлламада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган елның иң истәлекле вакыйгаларының берсе буларак Патриарх Кириллның Никола Тульский чиркәвен изгеләндерүен билгеләп үтте.

«Бу гамәл христиан дөньясының энҗесе саналган Казан Богородица монастырен тергезү юлындагы тагын бер мөһим адым булды. Шулай ук республикабызда Идел буе Болгары тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын лаеклы каршы алу һәм тарихи датаны мәңгеләштерү эшләре дә актив дәвам итә. Бу уңайдан Казанда шул ук исемдәге мәчет төзеләчәк мәйданчык инде тулысынча әзерләнә», – дип сөйләде ул.

Республика башлыгы сүзләренчә, яңа мөселман комплексы Казанның тагын бер гүзәл архитектур бизәгенә әвереләчәк.