Әлмәттә бер атна эчендә  1062 тапкыр ашыгыч ярдәм чакыру очрагы теркәлгән
Җәмгыять

Әлмәттә бер атна эчендә 1062 тапкыр ашыгыч ярдәм чакыру очрагы теркәлгән

Табиблар барлыгы 75 операция үткәргән.

Узган атнада Әлмәттә ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга 1062 тапкыр чыккан. Табиблар меңнән кешегә ярдәм күрсәткән. Мондый статистиканы үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте игълан итте.

Кабул итү бүлекләренә төрле шикаятьләр белән 444 кеше мөрәҗәгать иткән, 104 баланы стационарга озатканнар. Табиблар барлыгы 75 операция уздырган, аларның күп өлеше офтальмологиягә туры килгән. 637 кеше травмпунктка мөрәҗәгать иткән.

  • Ашыгыч чакырулар арасында 17 инсульт һәм 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 3 бала зыян күргән.