26 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә чын мәхәббәт бәйрәме хөкеем сөрде: бер көндә 14 пар рәсми рәвештә гаилә корып, үз мөнәсәбәтләрен законлаштырды.
26 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә чын-чынлап матур һәм онытылмас вакыйга булды.
Бәйрәмчә бизәлгән залда шатлыклы атмосфера, гөлләр һәм яшь парларның елмаюлары хөкем сөрде. Бу көнне 14 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырды.
- Матур датада 14 яңа гаилә барлыкка килде. Бу — 14 бәхетле берлек, 14 уникаль мәхәббәт тарихы. Яшь парлар бер-берсенә тугрылык һәм мәхәббәт анты бирде, алтын балдаклар алмашты. ЗАГС хезмәткәрләре һәр парга бәхет, ныклы сәламәтлек, гаилә тынычлыгы һәм муллык теләде.