Күчмә, мобиль поликлиниканы районның башка торак пунктларында да күрергә мөмкин булачак.
Хәзер авыл халкы тар белгечләр янында шәһәргә бармыйча гына тикшерелә ала. Күчмә поликлиника график буенча районның башка торак пунктларына да чыгачак.
Комплекс авыл халкына профилактик медицина тикшерүе уздыру өчен булдырылган. Эш «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында алып барыла.
Поликлиника заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Кабул итүне район үзәк хастаханәсе, 3 нче поликлиника һәм күп профильле хастаханә табиблары алып бара.
Табиблар тикшерүләр үткәрәләр, анализлар билгелиләр, дәвалау буенча киңәшләр бирәләр һәм кирәк булганда пациентларны тикшерү өчен үзәк район хастаханәсенә җибәрәләр.