Әлмәт футболчылары Татарстан беренчелегендә җиңү яулады
Спорт

Әлмәт футболчылары Татарстан беренчелегендә җиңү яулады

Әлмәт футболчыларына Татарстан беренчелегендә тиңнәр булмады.

Футбол буенча Әлмәт спорт мәктәбе командасы 16 яшькә кадәрге кызлар арасында (2011-2012 елгы) Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүче булды! 

Турнир дәвамында Әлмәт командасы бер генә тапкыр да җиңелмәде һәм бер очко да югалтмады. Кертелгән тупларның йомгаклау аермасы-75:8! 

14 нче турда команда кабат үзенең характерын исбатлады. Казанның «Мирас» командасы белән күчмә уенда Әлмәт футболчылары 0:3 исәбе белән оттырдылар, әмма очрашу барышын үзгәртә алдылар һәм матчны 4:3 исәбе белән тәмамладылар!