Тикшерү эшләре бара.
Әлмәттә 38 яшьлек ир-ат исерек килеш талашканда күршесен кухня пычагы белән суйган. Фаҗига 26 сентябрь кичендә Клара Цеткин урамындагы 38 нче йорт фатирында була. Бу хакта ТР тикшерү комитеты хәбәр итте.
- «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер шикләнелүче тоткарланган, һәм тикшерү судтан аны сак астына алуны сораячак. Булган хәлнең барлык детальләрен билгеләү өчен кирәкле экспертизалар билгеләнгән.