Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 60 километрдан артык федераль автомобиль юллары торгызылачак

Агымдагы елда Татарстанда М7 трассасының 41 нче километрындагы һәм Казан-Буа-Ульяновск юлының 21 нче километрындагы участокларда тузган катламны яңартачаклар.

Бу хакта “Волго-Вятскуправдор” матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң күп эшләр күләме  М7 трассасына туры килә.  Шулай Алабуга, Минзәлә һәм Менделеевск районнарында урнашкан әлеге автомобиль юлының өч участогында юлның өске катламына  асфальт-бетон катнашмасы җәеләчәк, ул климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алып, күләм-функциональ проектлау методы буенча сайланган.

Моннан тыш, биредә юл кырыйларын ныгыу һәм горизонталь тамга төшерү эшләре башкарылачак. Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 140 км федераль автомобиль юллары норматив хәлгә китереләчәк.

Россия Президенты Владимир Путинның "май" указы нигезендә төзелгән "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса