Татарстан әти-әниләре telegram-каналдан мәгълүмат ала
Популяр мессенджердагы канал ярты ел эчендә 6 меңгә якын укучы җыйды.
Яңа «Родителям! Внимание — проверено» каналы материалларының авторлары төрле өлкәләрдә психологлар һәм экспертлар булды. Алар ата-аналарга социаль челтәрләрдәге деструктив төркемнәрнең балаларга тискәре йогынтысыннан ничек котылырга, балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тотышында нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында хәбәр итәләр. Яшүсмерләрнең психологик проблемаларын хәл итүдә булышалар.
«Ориентир» ресурс үзәгенең халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасы мониторингы бүлеге методисты Анастасия Ивашкевич ассызыклаганча, бүген мәгълүмати мохитта төрле эчтәлекле контент бик күп, ул һәрвакытта да файдалы һәм куркынычсыз түгел. Балалар самими. Шуңа күрә каналны оештыручыларның максаты-ата-аналарны кисәтү һәм балаларны бөтен социаль активлыклардан саклау.
Мессенджерда бастырыла торган материалларны әзерләүдә ике дистәгә якын кеше катнаша. Аларның эшен ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы җитәкли. Материаллар язучыларның барысы да каналга язылучылар алдында зур җаваплылык дәрәҗәсен билгеләп үтә. Каналның файдалылыгы күрсәткече булып подписчикларның даими артуы тора.
Бу турыда тулырак «Родителям! Внимание — проверено» telegram-каналында һәм «События» порталында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа