Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында сайлаучыларны коймак белән сыйлыйлар

Әлмәт районы авыл җирлекләрендә тавыш бирүчеләр өчен бәйрәм чаралары оештырылды.

Әйтик, Елховой Мәдәният йортында җирле халык үз бакчаларыннан азык-төлек, банкаларга тозлаган яшелчәләр h.б. тәкъдим итә. Биредә «Көзге музыкаль ярминкә» гөрли.

Моннан тыш, бәйрәм кунакларын коймак һәм чәй белән сыйлыйлар.

Рус Акташы Мәдәният йортында Игелеклелек атнасы һәм сайлаулар көне кысаларында «Әйберләргә икенче тормыш» хәйрия ярминкәсе уза. Авыл халкы бушлай кием-салым өләшə.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса