Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Хезмәт министрлыгы пенсия алу өчен минималь хезмәт стажын арттыруны кире какты

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хөкүмәттә пенсия алу өчен минималь хезмәт стажын арттыру идеясе турында сөйләшүләр баруын кире какты, дип хәбәр иткән ведомствоның матбугат хезмәте. Бу хакта INTERFAX.RU яза.

"Пенсия системасында, шул исәптән минималь хезмәт стажына кагылышлы бернинди мәсьәлә дә хәзерге вакытта күтәрелми”, - дип җиткергән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинның матбугат сәркатибе Мария Исянова.

Дүшәмбе көнне "Ведомости" газетасы үз чыганакларына сылтама белән түрәләрнең пенсия билгеләү өчен пенсия яшен арттыру альтернативасы итеп минималь хезмәт стажын арттыру идеясе турында сөйләшүен хәбәр итә.

Аерым алганда, басма әңгәмәдәше сүзләренчә, әлеге чара кешегә хезмәт эшчәнлеген озаграк алып баруга стимул бирәчәк, шул ук вакытта Пенсия фонды керем алмый торган Россия икътисадын “соры күләгәдән” чыгарырга ярдәм итәчәк.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса