Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт физик культура көллиятендә масштаблы ремонт тәмамлана

Проектны гамәлгә ашыру республика программасы кысаларында ТР Президенты ярдәме белән август ахырына планлаштырылган.

Ремонт барышында инженерлык челтәрләрен, түбәләрне, тәрәзәләрне, ишекләрне, идәннәрне һәм сантехниканы тулысынча алыштырдылар, энергияне сак тоту системасы урнаштырылды. Уңайлы уку процессы өчен заманча кабинетлар һәм яңадан җиһазландырылган лабораторияләр студентларга спортчыларны әзерләүнең аерылгысыз өлеше булган спорт медицинасы нигезләрен практикада аңларга мөмкинлек бирә. ⠀

Проектны раслау барышында узган гасырның икенче яртысында төзелгән ике спорт дивар панносын саклау һәм реставрацияләү турында карар кабул ителде. Тарихи спорт барельефлары үзенчәлекле атмосфера тудыра, рухландыра һәм үстерә. ⠀

Күп функцияле спорт заллары тулысынча яңартылды:

• заманча җөйсез идән катламы уңайлы һәм куркынычсыз тренировкалар өчен туры килә;

• яңа җиһазлар күнекмәләрне һәм һөнәри мөмкинлекләрне камилләштерергә мөмкинлек бирә. Инде киләсе елга ук көллиятнең фасадын ремонтлау һәм янәшәсендәге территорияне төзекләндерү планлаштырылган.

Физкультура техникумына 1966 елда нигез салынган. Татарстанның көньяк-көнчыгышында физкультура һәм спорт педагогларын әзерләүне гамәлгә ашыручы бердәнбер уку йорты булып тора ул. Көллияттә волейбол, баскетбол, футбол, хоккей, спорт гимнастикасы, чаңгы спорты, бокс һәм йөзү буенча тренерлар яшь буынны әзерлиләр. Әлмәт колледжы үз укучылары, Олимпия чемпионнары, халыкара класслы һәм Россия спорт мастерлары, дөнья чемпионнары, спорт һәм фәнни-гамәли конкурсларда җиңүчеләре һәм призерлары белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса