Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы сайлауларда тавыш бирде

Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов сайлауларда үз тавышын бирде.

797 нче сайлау участогына Тимур Дмитриевич тормыш иптәше белән килде.

Район башлыгы ассызыклаганча, бүген бөтен Татарстан өчен җаваплы көн: без 5 елга бер тапкыр республика Президентын сайлыйбыз.

Моннан тыш, муниципаль сайлаулар да уза. Тимур Нагуманов сайлау кампаниясенең яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Һәр участокта санитар-эпидемиологик нормалар тулысынча үтәлә: керү юлында температураны үлчиләр, кулларны эшкәртү өчен санитайзерлар куелган һәм дезинфекция чаралары белән эшкәртелгән келәмнәр урнаштырылган, тавыш бирүчеләргә битлекләр, перчаткалар һәм ручкалар тәкъдим ителә.

Район башлыгы сүзләренә караганда, әлмәтлеләр актив тавыш бирә, нефть шәһәрендә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы сайлауларда үз тавышларын биргән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса