Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Президенты: безнең нефть күп, әмма полимер һәм каучукларда акча эшләячәкбез

Республика эшкәртелмәгән нефть сатудан нефть продуктларын сатуга күчәчәк.

Татарстан нефть табышын элеккеге кебек үк «кара алтын» сатудан түгел, ә төрле нефть продуктлары сатудан алырга планлаштыра. Бүген бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Мин ышанычлы әйтә алам: безнең нефть төрле формаларда бик күп. Нефть сәнәгате һәрчак булды һәм шулай калачак та. Әмма без нефтьны сатарга түгел, ә аны эшкәртергә, нефть химиясе продуктларын, полимерларны, каучукларны җитештерүгә күчәргә ниятлибез. Моның ярдәмендә акча эшләячәкбез", - дип ассызыклады ул.

Республиканың нефть керемнәре кимүгә карамастан, бу чор узачак. Нефть бәяләре акрынлап тотрыкланырга тиеш, дип саный Татарстан Республикасы Президенты: «2020 елның сигез аена, узган елга караганда, 34 млрд.сум минуста. Бу күңелсез нәрсә, бик авыр хәл. Әмма аз булса да федераль ярдәмгә өметләнәбез. Без хәлне төзәтәчәкбез".

Нефть чыгаруның 77 еллык тарихында республика җир асты байлыкларыннан 3 млрд. тоннадан артык нефть чыгарылган. Хәзер республика галимнәре һәм нефтьчеләре югары үзле нефть чыгару технологияләрен камилләштерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса