Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галимова Татарстанда рәсми рәвештә пляжлар кайчан ачылачагы турында сөйләде

Әлегә кадәр пляжлар коронавирус ситуациясе аркасында гына ябык түгел, ә бу урыннарның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр аркасында да.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта республикада пляжлар кайчан ачылачагы турында сөйләде.

"Куркынычсызлык белән бәйле кайбер мәсьәләләр бар. Әлегә алар җиткерелмәгән арада, эшләп бетерелмәгән, әлбәттә, пляжлар ачылмаячак», — диде Галимова.

Су коену сезоны әлегә кадәр Татарстанда коронавирус таралу куркынычы аркасында гына ачылмаган, дип билгеләп үтте ул. Ел саен пляжлар Роспотребнадзор һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан куркынычсызлыкка тикшерелә.

«Сез бүгенге көндә узган яллар нәтиҗәләре буенча нинди куркыныч статистиканы күрәсез. Республикада 10 кеше, кызганычка каршы, баткан. Бу кешеләрнең ял итү урыны итеп җиһазландырылмаган пляжларны сайлавы белән бәйле», — дип өстәде Лилия Галимова.

Татарстан буенча, Казанны да кертеп, су коенуга тыюны бозучыларны ачыклау буенча масштаблы рейдлар узды. Рәсми рәвештә пляжлар ябылса да, җәй башыннан республика сулыкларында 36 кеше, шул исәптән өч бала батып үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса