Алексей Песошин Әлмәттә эшләр ничек баруын тикшерде
Ул эшнең сыйфатына аерым игътибар бирергә чакырды.
ТР Премьер-министры шәһәр башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе бинасына төзелә торган хирургия корпусын, онкодиспансерның радиология корпусын төзү барышын тикшерде.
Алар анда автономияле хәрәкәт иткән троллейбуста килеп җиттеләр.
Әлмәт үзәк район хастаханәсенең тәүлек буе эшли торган стационарын карады, анда бүген капиталь ремонт үткәрү һәм ярдәмче корпус төзелеше таләп ителә.
ТР Премьер-министры һәм район башлыгы шулай ук «РФ гражданнарын торак-коммуналь хуҗалыгының сыйфатлы хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру» ярдәмче программасы кысаларында чистарту корылмаларын реконструкцияләү барышы белән таныштылар.
Очрашу ахырында Алексей Песошин объектларны төзү һәм реконструкцияләү өчен җаваплы кешеләрне темпларны арттырырга һәм эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа