Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина йөртүчеләр игътибарына: ОСАГО полисын рәсмиләштерүдә үзгәрешләр

Хәзер почта аша иминият компанияләре белән онлайн-хезмәттәшлек технологиясе гамәлгә ашырылган. Кирәкле барлык мәгълүматларны тутырганнан соң, почта бүлеге операторы запрос җибәрә һәм төрле иминият компанияләреннән иминият премиясен ала, дип хәбәр итәләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Өстәвенә, почта аша полисны рәсмиләштерү вариантын да сайларга мөмкин. Полисны рәсмиләштерү өчен иминиятләштерүченең һәм автомобиль хуҗасының паспорт мәгълүматлары, транспорт чарасы турында мәгълүмат, идарә итүгә рөхсәт ителгән затларның машина йөртү хокукы һәм 3 яшьтән өлкәнрәк булган автомобильнең диагностик картасы булырга тиеш.

Документларны оригиналда, күчермәләрен яки телефоннан фотоларны бирергә мөмкин. Россия почтасы «Росгосстрах», «Согласие» һәм «ВСК Иминият йорты» кебек компанияләр белән хезмәттәшлек җайга салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса