Опекуннарга ярдәм чараларын рәсмиләштерү гадиләштерелә
Ул 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, балалар тәрбияләүче һәм инвалидларны караучыларга ярдәм чараларын рәсмиләштерү өчен опека хокукы турында белешмә бирергә кирәк булмаячак. Дәүләт органнары хезмәткәрләре системада (ЕГИСО) гражданинның опекуны кем булуын үзләре тикшерә ала.
Мәсәлән, опекуннар 3-7 яшьлек балага пособиене Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа