Нефтьчеләр көне быел ничек узачак?
Җәмгыять

Нефтьчеләр көне быел ничек узачак?

Нефтьчеләр көненең быел онлайн форматта узуын район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

Онлайн бәйрәм чаралары 6 сентябрьдә «Яңа гасыр», «Луч» һәм республиканың көньяк-көнчыгыш төбәк телеканалларында трансляцияләнәчәк, шулай ук интернетта карарга мөмкин булачак.

Программада:

Республика җитәкчелеге, компания, федераль министрлыклар исеменнән котлаулар,
"Татнефть"нең бизнес-юнәлешләреннән бәйрәм видеоклиплары;
Музыкаль коллективлар һәм «Мураками» төркеме, Эльмира Кәлимуллина, Элвин Грей, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов һәм башкаларның чыгышлары көтелә.

«Татнефть»тәге яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенә багышланган тапшыру шулай ук 6 сентябрьдә эфирга чыгачак.