Тимур Нагуманов "Әлмәттә Нефтьчеләр көне булырмы?" дигән сорауга җавап бирергә әзер түгел.
Бүген Тимур Нагуманов 5 сентябрьдә Әлмәттә Нефтьчеләр көне булырмы, дигән сорауга туры эфирда җавап бирде.
Ул әлегә "Татнефть" компаниясе белән консультацияләр баруын әйтте.
Элегрәк аны онлайн-режимда үткәрәчәкләр дигән карар кабул ителгән иде.
Әмма бүген өстәмә киңәшмә үткәрү һәм сораулар буенча фикер алышу кирәклеге туды, шуңа күрә ул әлеге сорауга җавап бирергә әзер түгел, диде.