Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефть музее сәяхәткә чакыра

"Татнефть" компаниясенең яңа белем бирү проекты кысаларында мәктәп укучылары Шөгер авылы, нефть төбәге тарихы һәм республиканың нефть эшкәртү тармагы белән танышачак.

Балаларны музей-штольня, җитештерү процессы, квест-киңлек буенча мавыктыргыч сәяхәт көтә, шулай ук алар солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлана алачак.

Быел Шөгер заводы музее биш еллык юбилеен билгеләп үтә.

Соңгы елда биредә техника паркы, Совет чоры павильоны, янгын депосы җиһазландырылган, бораулау җайланмасы торгызылган, нефтьчеләр-беренче юл салучыларның көнкүрешен чагылдырылган землянка төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса