Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мохтаҗларга ярдәм итәчәкләр

Татарстан Республикасында гадәттәгечә гошер-сәдакалар җыю буенча хәйрия кампаниясенә старт бирелде (мөселманнар бер сезонда алынган уңышның уннан бер өлешен аз керемлеләргә бирә торган сәдаканың билгеле бер төре).

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2020 елның 26 сентябрен республикада гошер көне дип игълан итте.
 

Әлеге хәйрия кысаларында теләгән һәркем үз уңышының бер өлеше белән уртаклаша ала, ул шәхси хуҗалыкларда җыела, район һәм шәһәрләрнең үзәк мәчетләренә җибәрелә. Әлмәтлеләр Үзәк мәчеткә яшелчә һәм җиләк-җимеш алып килә ала: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук тоз һәм кайнатмалар да ярый. Җыелган барлык азык-төлек аз керемлеләргә тапшырылачак.
 

Теләүчеләр шулай ук ТР Диния нәзарәте каршындагы «Зәкәт» хәйрия фондына да тапшыра алалар.
 

Исемлектә булмаган, әмма акция кысаларында ярдәм алырга теләүчеләр 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. ПФРдан кергән табышлар турында белешмә күрсәтү дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса