Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Минем Мәскәү" иҗади онлайн-конкурсы ТР халкы арасында узачак

ТРда Мәскәү Көннәрен үткәрү кысаларында Мәскәү хөкүмәте Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән төбәк халкы арасында «Минем Мәскәү» иҗади онлайн-конкурсы үткәрә.

Конкурс Мәскәүне туристлык үзәге буларак таныту һәм башкаланың уңай имиджын формалаштыру, эчке туризмны популярлаштыру, төбәкара хезмәттәшлекне үстерү максатларында үткәрелә.

 

Онлайн-конкурста Татарстан Республикасы халкы катнаша ала:

* 7 яшьтән 16 яшькә кадәр - "Мәскәүнең рәсемен яса" номинациясендә;

* 7 яшьтән өлкәнрәкләр арасында - хэштеглы Мәскәү көннәре номинациясендә фотоконкурс;

· 7 яшьтән өлкәнрәкләр арасында - «Мәскәү тарихлары» номинациясендә (әдәби жанр);

* 7 яшьтән өлкәнрәкләр арасында - "Дуслык күпере" номинациясендә;

 

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен ММЧ буларак теркәлү турында таныклык булу мәҗбүри.

ММЧ өчен дзә конкурс булачак - Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре темасына онлайн-конкурс яисә анонс/репортаж

Конкурсны үткәрү вакыты: 2020 елның 21 сентябреннән 2020 елның 28 сентябренә кадәр.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны Россия башкаласына онытылмаслык сәяхәт көтә.

 

Тулырак мәгълүмат рәсми сайтта www.днимосквы.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса