Наил Маганов әлмәтлеләрне зур бәйрәм һәм юбилей белән котлый
Хөрмәтле компания хезмәткәрләре һәм ветераннары, кадерле дуслар!
Хезмәттәшләребезне һөнәри бәйрәмнәре һәм «Татнефть» компаниясенең 70 еллык юбилее белән, ә Татарстанның барлык халкын - республикабыз төзелүгә 100 ел тулу белән котларга шатмын.
Күптән түгел генә без компаниянең иң «өлкән» идарәсе, Бөек Җиңү яшьтәше «Лениногорскнефть»нең 75 еллыгын билгеләп үттек. Татарстанның зур сәнәгый нефте нәкъ менә биредә башланды. Республиканың нефть агымнары фашистлар Германиясен җиңүгә зур өлеш кертте, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуга ярдәм итте, аграр республика булган Татарстанны илнең көчле индустриаль үзәкләренең берсенә әйләндерде.
Бу бәйрәм көнендә без беренче юл салучы ветераннарыбызга хөрмәт күрсәтәбез, алар үзләренең фидакарь хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары белән республиканың нефть сәнәгатенә, «Татнефть»нең төп кыйммәтләренә нигез салдылар.
Һәм, элеккечә үк, компаниянең төп кыйммәте булып кешеләр кала. Эшчеләребезгә, белгечләребезгә, җитәкчеләребезгә рәхмәт белдерәм, сез – компаниябезнең яңа тарихына нигез салучылар, аның тотрыклылыгын һәм ныклы үсешен тәэмин итәсез, хезмәтегез, энергиягез һәм талантыгыз белән «Татнефть»нең куәтен арттырасыз.
Еллар узу белән компания көчлерәк булып китте, яңа үрләр яулады, күп нәрсәгә өйрәнде, зур тәҗрибә туплады. Үз юбилеебызга без иң катлаулы чакыруларны җиңәргә сәләтле, көчле, нәтиҗәле, технологик алымнар белән килдек. Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, нефть чыгаруда, нефть эшкәртүдә, нефть-газ химиясендә яңа масштаблы проектларны үстерәбез.
Безнең компаниянең ДНКсында социаль җаваплылык үрелгән. Без нефть төбәге шәһәрләре һәм бистәләре инфраструктурасын үстерәбез, юллар салабыз, парклар һәм скверлар төзибез, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният, спорт өлкәсендәге проектларга инвестицияләр кертәбез. Киләчәк буыннар өчен экологияне һәм рухи мирасны сакларга омтылабыз.
«Татнефть»нең бөтен коллективына, арадаш тармакларга, партнерларга, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә, шәһәр администрацияләренә уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерәм. Бергәләп без бер зур эш башкарабыз - нефть чыгарабыз, икмәк үстерәбез, балаларга белем бирәбез, әйләнә-тирәбезне яхшырак, игелеклерәк, алдынгырак итәргә омтылабыз. Ышанам ки, бердәм команда булып эшләгәндә, без туган ягыбызның, Ватаныбызның чәчәк атуы хакына күп нәрсәгә ирешә алабыз!
Бәйрәм белән сезне, Нефтьчеләр көне белән!
«Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа