Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә янгын-гамәли спорт буенча 32 нче кышкы республика чемпионаты тәмамланды

Әлмәт, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама һәм Яшел Үзән җыелма командалары җиңү өчен көрәште.

Ярышка чыккан ир-егетләргә 100 метрлы каршылыклы полосаны узу һәм штурмлау баскычы буенча күтәрелү бурычы куелды. Монда команда нәтиҗәсе генә исәпкә алынмый, шәхси күрсәткечләр дә яхшы булырга тиеш. Ике юнәлештә барлыгы 118 спортчы көч сынашты. Араларында кызлар да бар иде.

Ярышлар ике көн дәвам итте. Беренчелекне Түбән Кама яулады. Әлмәт икенче, Казан өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса