Бүген Шәһәр һәм Нефтьчеләр көнендә Әлмәттә бәйрәм чаралары гөрли.
Шундыйларның берсе - Тик-Ток фестивале. Чакырылган кунаклар - Чаллыдан "Uzelity" биючеләр дуэты.
Балалар Shuffle стилендә бии, шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә үз осталыкларын күрсәтә.
Бүген алар Әлмәт яшьләре өчен мастер-класс үткәрде һәм бергәләп биеп күңел ачтылар.