Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә район башлыгы сайладылар

Бүген дүртенче чакырылыш Әлмәт муниципаль районы Советының беренче сессиясе узды. Көн тәртибенә район башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган иде. Чыгыш ясаучылар Әлмәтнең үсештә булуын билгеләде, район башлыгы вазифасына Тимур Нагуманов кандидатурасын тәкъдим итте.  

Сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлауның оешкан төстә узуын билгеләде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына Тимур Нагуманов кандидатурасы белән чыкты.

Депутатларның яшерен тавыш бирүләре нәтиҗәсендә Тимур Нагуманов район башлыгы итеп сайланды. Башлык үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса