"Добрый Альметьевск" штабы шәһәр файдасына эшләвен дәвам итә.
12 августтан башлап #ДобраяПомощь акциясе кысаларында штаб волонтерлары мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тутырылган тартмалар тараттылар.

Алар арасында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән ялгыз кешеләр, социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр, тәрбиягә бала алган ата-аналар күзәтчелегендә булган балалар да бар.
550 тартма мохтаҗлар кулына китте.