Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә өлкәннәрне һәм инвалидларны азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итәчәкләр

Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре волонтерларны җәлеп итеп, даруларга һәм беренчел әһәмияттәге азык-төлеккә мохтаҗ булучыларга өстәмә ярдәм күрсәтәчәк.

Әлеге чара кеше күпләп җыела торган урыннарга йөрүләрне чикләү, шулай ук COVID-19 коронавирусы вакытында риск төркеменә керүче өлкән буын һәм инвалидларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан уздырыла.

Шәһәрдә, шулай ук авылларда дарулар һәм азык-төлек белән тәэмин итү атнага бер тапкыр инвалид һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрнең мөрәҗәгате буенча башкарылачак.
Әлеге хезмәттән файдалану өчен эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә 8(8553) 32-45-56 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса