Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Дамира Кузаеваны искә алу кичәсе узачак

18 майда драмтеатрда Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Дамира Кузаеваның тууына 70 ел тулу уңаеннан «Нуры сүнмәс, эзе кабатланмас» дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак.

Актриса гомеренең 30 елын Әлмәт татар дәүләт драма театрына багышлый. Чара барышында 2016 елда Дамира Кузаеваның исемен мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куелган премияне тапшыру да көтелә. Әлеге дәвердә аңа ике артист – Айрат Мифтахов, Алмаз Шаһимәрдәнов лаек булды. 
Искә алу кичәсе 19.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса