Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Бала – төп пассажир!” профилактик чаралары дәвам итә

19 – 31 март көннәрендә, ягъни язгы каникуллар чорында Дәүләт автоинспекциясе Әлмәттә баларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча “Бала – төп пассажир!” чаралар комплексын уздыра.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары яшь пассажирларны автомобильләрдә йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаячак.

Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 нчы пункты нигезендә 12 яшькә кадәрге балаларны машинаның алгы утыргычында, ә 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычларда йөртү аның авырлыгы һәм буена туры килә торган балалар өчен махсус утыргычлар ярдәмендә башкарылырга тиеш.

Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен махсус тотып торучы җайланманы 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.

Әлмәт шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү буенча актив эш алып бара. Әлеге закон бозу өчен өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Полиция хезмәткәрләр игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да читтә калмаячак. Кагыйдә бозучы бала турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен белем бирү оешмасына тапшырылачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса