Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә алмагач өләштеләр

Әлмәттә 1,5 мең төп алмагач үсентесен икенчел чималга алыштырдылар.

Әлмәтлеләргә бер үсенте алу өчен 5 кг макулатура, ярты кило батарейка яки пластик шешәләр тапшырырга кирәк иде. Акция өчен махсус рәвештә питомниктан яшь алмагачлар алып килделәр. Икенчел чималны кабул итү экология департаменты бинасы янында оештырылды. «Агачны бергәләп коткарыйк» акциясе елына 2 тапкыр - көзен һәм язын оештырыла. Көз көне әлмәтлеләргә ылыслы агачлар тәкъдим иткән булсалар, бу юлы аларны алмагач таратып куандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса