Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 60 яшьлек инвалид хатын-кыз үз фатирында янып үлә язган

Әлмәттә ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә физик мөмкинлекләре чикле хатын-кыз чак кына үлемнән калган.

Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Тельман урамындагы 60 нчы йортның сигезенче катында янгын чыгу турында хәбәр 112 бердәм номерына кичә кичке уннар тирәсендә килеп ирешә.

15 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләренә күршеләр фатир эчендә 60 яшьлек хатын-кыз (беренче төркем инвалид) булырга мөмкин, дип әйтә. Янгын сүндерүчеләр ут белән камап алган фатирга менеп, тимер ишекне бензорез белән кисеп ача, эчкә уза.

Алар фатир эченең зал өлешендә тумбочка белән карават арасында идәндә яткан хатын-кызны күреп алалар. Фатир хуҗасына махсус битлек кидереп, янгын сүндерүчеләр аны урамга алып чыга һәм табиблар кулына тапшыра. Сулыш юллары пешкән хатын-кызны Әлмәт үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр.

Янгын 8 кв метр мәйданда өй җиһазлары  юк иткән. Янгынның  беренчел сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

Фото:ГУ МЧС России по РТ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса