Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 20 пар игезәк бала туган

21 августта Әлмәтнең бер гаиләсендә ике матур кыз туган.

25 августта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС идарәсендә 20 игезәк бала тууы теркәлгән.
Шатлыклы вакыйга Крымский Дамир Рафаэль улы һәм Кристина Юрьевна гаиләсендә булган. 2020 елның 21 августында аларның ике матур кызлары туган. Бу - гаиләдә икенче һәм өченче бала. Яңа туган сабыйларны әти-әниләре Ксения һәм Ульяна дип исем куштырганнар.
ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны икеләтә шатлык белән котлап, әтиләренә беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыкларны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатлары белән тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса