Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең стажы эш бирүчеләргә бәйле

Эш бирүчеләр үз хезмәткәрләренең узган елдагы эш чоры турында белешмәләрне 1 марттан да соңга калмыйча СЗВ-СТАЖ формасы буенча Пенсия фонды идарәсенә тапшырырга тиешләр.

Бу белешмәләрне хезмәт килешүләре яки гражданлык-хокукый характердагы килешүләр, шулай ук авторлык һәм лицензион килешүләр нигезендә үз хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүче оешмалар һәм индивидуаль эшмәкәрләр тапшырырга тиеш. Эш бирүчегә 2017 ел дәвамында СЗВ-М айлык отчеты тапшырылып барган хезмәткәрләренә карата СЗВ-СТАЖ формасы буенча еллык отчетны да тапшырырга кирәк булачак. Игътибарыгызны шуңа да юнәлтәбез, СЗВ-СТАЖ формасы буенча стаж турындагы белешмәләр билгеләнгән вакытка тапшырылмаса, тулы булмаган күләмдә яки дөрес булмаган мәгълүматлар белән тапшырылса, һәр иминиятләштерелгән кеше өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. 
Шулай ук оешма теркәү учетыннан төшерелгән очракта ул иминиятләштерелгән кешенең иминият стажы турындагы белешмәләрне, документларны юридик затлар һәм индивидуаль эшмәкәрләрне дәүләт теркәвен тормышка ашыручы башкарма власть федераль органына дәүләт теркәвенә тапшыру көненнән дә соңга калмыйча, ПФР территориаль органнарына тапшырырга тиеш. 
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 гыйнварыннан оешмалар Пенсия фондына ике төр отчет тапшыра: иминиятләштерелгән кешеләрнең эшләү факты турындагы белешмәләр (ай саен тапшырыла) һәм иминиятләштерелгән кешеләрнең иминият стажы турындагы белешмәләр (ел саен тапшырыла). Отчетларның барлык төрләре буенча мәгълүмат гражданнарның пенсия хокукларын тәшкил итә һәм ул индивидуаль лицевой счетларда исәпкә алынырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса