Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр бакча участокларында йорт төзи аламы?

Бакча участогын калдырыргамы яки йорт төзергәме?

Әлмәтлеләр бакчачылык ширкатьләрен нинди максатта тотарга кирәклеген хәл итү өчен халык тыңлауларына җыелды. Совет чорында ук алынган берничә сутый тәшкил иткән участокларда хәзер күпләр торак йортлар төзергә планлаштыра, кайберәүләр бу эшне инде башлап та җибәргән. Әмма бу уңайдан билгеле кагыйдәләр дә бар. Атап әйткәндә, урамның киңлеге һәм коммуникацияләрнең урнашуы исәпкә алынырга тиеш. Бакча участогын торак төзелеше итеп үзгәртү өчен территориянең план проектын расларга кирәк һәм бу эшне территорияне межлау белән берьюлы башкару сорала. Халык тыңлауларында әлеге мәсьәләгә нокта куелмады, проектны камилләштерү дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса