Әлмәтлеләр 6 мең корычагач утыртты
Җәмгыять

Әлмәтлеләр 6 мең корычагач утыртты

Әлмәт урманчылыгының Поташ Аланы участогындагы урманда 6 меңгә якын корычагач утыртылды.

«Урман утырту көне» акциясендә башкарма комитет, муниципаль учреждение хезмәткәрәләре, экологлар катнашты. Әлеге чара елга ике тапкыр – яз һәм көз уздырыла. 2011 елда гамәлгә кертелгән акция барышында барлыгы 65 мең агач үсентесе утыртылган.