Әлмәт ЗАГСында шатлыклы вакыйга
Җәмгыять

Әлмәт ЗАГСында шатлыклы вакыйга

12 майда Әлмәтнең ЗАГС идарәсендә ел башыннан 900 нче бала тууы теркәлде.

Сабый 4 майда Гөлназ һәм Айрат Зөфәровлар гаиләсендә дөньяга килгән. Кызга Зарина дип исем кушканнар. ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы гаиләдәге куанычлы вакыйга уңаеннан котлады һәм бәхетле әтигә сабыйның тәүге документын - туу турындагы таныклыгын тапшырды.