Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында бер бакча корылмасында янгын чыккан

20 март көнне Түбән Мактама бистәсендәге бер бакча корылмасында янгын чыга.

Бәхеткә, ялкын күрше тирәдәге корылмаларга күчми кала.
Янгыннарның күп өлеше былтыргы үлән һәм саламны яндыру нәтиҗәсендә килеп чыга, урманнар ут белән саксыз эш итү аркасында да яна. Бу бакча участокларын җыештыру (җыелган чүп-чар һәм үләнне яндыру) һәм халыкның табигатькә күпләп чыгуы (учак ягулар, тәмәке тартканда саксызлык) белән дә бәйле.

Болар аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ут урман массивларына, хуҗалык корылмаларына, торак һәм торак булмаган корылмаларга күчә ала.
Дөрләп янган үлән җил белән агач корылмаларга күчә һәм хәтта якындагы нефть объектлары өчен дә куркыныч тудыра.

Җил ярдәмендә ут шактый араларга таралып, яну мәйданын арттырырга мөмкин. Моннан тыш, янгын белән бергә атмосферага бик күп төтен чыга. Аңарда сөрем газы, азот окисы кебек куркыныч пычраткыч матдәләр бар. Төтеннән торак пунктларда яшәүчеләр дә зыян күрә.

Әлмәт һәм район халкын янгын куркынычсызлыгы чараларын күрергә, ә янгын чыккан очракта, кичекмәстән 101,112, 01 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса