Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җәлилчеләрне искә алдылар

25 августта Муса Җәлил стеласы янында җәлилчеләрне искә алу чарасы узды.

Әлеге чара ел да җәй азагында уза. Пандемия белән бәйле катлаулы вазгытькә карамастан, язучылар, укытучылар, укучылар җыелып, бөек шагыйрьнең һәм аның белән бергә явыз дошман әсирлегендә һәлак булган ватандашларыбызны искә алдылар.

Беренче булып Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев сүз алды. Ул җәлилчеләрнең аянычлы тормыш юлы белән таныштырды. Стела янына җыелучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән дә искә алдылар.

- Бүген илебез, республикабыз тарихына тагын бер кайгылы көн өстәлгән көн. Үз милләтенә, туган җиренә тугры калып, 11 Совет солдаты дошман гильотинасы астында гомерен биргән көн. Без гомерләрен кызганмаган шушы батырларыбызны истән чыгармасак иде! Киләчәктә дә алар саклаган кебек, без дә телебез, милләтебез, халкыбыз өчен тырышырга тиешбез! – дип өндәде Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова.

Алга таба язучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен укып, аның тормыш юлы турындагы истәлекләр белән бүлеште. Чара герой-шагыйрь стеласына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса