Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Нефтьчеләр мәйданында концерт уза

Ул Гастрономия фестивале кысаларында оештырылды.

Концертның беренче өлеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

Шәһәребез үзешчәннәре сугыш кырларында гомерләрен биргән ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм 1941-1945 еллардагы канкойгыч сугышлардан соң илне торгызган ветераннар истәлегенә сугыш җырлары башкарды.

Моннан тыш, сәхнәдән ерак түгел хәрби техника күргәзмәсе оештырылды, кыр кухнясы да эшләде.

Алда әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын көндезге һәм кичке концертлардан торган күңел ачу марафоны көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса