Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР буенча Роспотребнадзор: сәүдә үзәкләре кинотеатрлар һәм фудкортларсыз ачылачак

Сәүдә үзәкләре эшен яңартуга Татарстан Министрлар Кабинеты гына рөхсәт бирә ала.

Любовь Авдонина «Татар-информ» МАда узган матбугат конференциясендә кинотеатрлардан тыш, сәүдә үзәкләре эчендә җәмәгать туклануы зоналарыннан тыш, алар каршындагы балалар бүлмәләреннән тыш сәүдә үзәкләрен ачу мөмкин, диде. Бары тик сәүдә эшчәнлеге рөхсәт ителә.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе сәүдә үзәкләрен һәм җәмәгать туклануы йортларын өлешчә ачу турындагы тәкъдимне республика Хөкүмәтенә җибәрде.

СҮ һәм кафе ачу мәсьәләсе буенча соңгы карарны нәкъ менә Татарстан Министрлар Кабинеты кабул итәчәк.  Шул ук вакытта сәүдә үзәкләре чикләүсез эшкә рөхсәтне Covid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчүдән соң гына алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса